Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Муратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Комитет әгъзалары Татарстан Республикасының ике закон проекты турында фикер алыштылар: Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты нигезендә Кодексның 3 бүлегенә “Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләре бозылу” 3.10 статьясын кертеп, өстәмәләр кертү һәм әлеге бүлекнең исемен үзгәртү тәкъдим ителә.
Кодекска әлеге статьяны кертү Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозучы затларга карата административ хокук бозулар һәм административ мәҗбүр итү чараларын куллануны законлы рәвештә ныгытуның әлеге составын законлы билгеләү кирәклеге белән бәйле.
Закон проекты халыкның күпләп ял итүен, су коену урыннарын һәм башка хуҗалык эшчәнлекне оештырганда су объектларыннан файдалануда гражданнарның, вазыйфаи һәм юридик затларның җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 28.3 статьясындагы 6 өлеше нигезендә Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә каралган хокук бозулар турында беркетмәләр Россия Федерациясенең тиешле субъектлары тарафыннан вәкаләтләнгән вазыйфаи затлар тарафыннан төзелә.
Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклауның билгеләнгән кагыйдәләрен үтәмәү яки бозу өлкәсендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукын түбәндәгеләргә бирү тәкъдим ителә: гражданнарга карата - эчке эшләр органнары вазыйфаи затларына; вазыйфаи яки юридик затларга карата - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министрына, аның урынбасарларына, шулай ук Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының структур бүлекчәләре һәм территориаль органнары белгечләренә.
Комитет утырышында “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты турында Татарстан Республикасы юстиция министры бурычларын башкаручы С.Н.Столяров хәбәр итте.
“Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты “Коррупциягә каршы тору турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законын китерү максатларында эшләнелде.
Күрсәтелгән закон проектында коррупциягә каршы экспертизага карата аны үткәрү тәртибен һәм методикасын билгеләү “Коррупцияне күрсәтү өчен шартлар барлыкка китерүгә булышлык итүче нигезләмәләрне ачыклау максатларында норматив хокукый актлар һәм башка документларның экспертизасын үткәрү Кагыйдәләрен раслау турында” 2009 елның 5 мартындагы 195 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 3 пунктында язылган тәкъдимнәр нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына йөкләү ниятләнә.
Проект нигезендә “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законына әлеге законны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен исәпкә алучы үзгәртүләр кертү күздә тотыла.
Әлеге статьяда китерелә торган классификация кирәклеге фактта булмау сәбәпле, коррупциячел хокук бозуларның төрләре билгеләнә торган “Коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законы көчен югалтты дип тану тәкъдим ителә.
“Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына тәкъдим ителгән яңа редакция Законның гамәлдәге редакциясенә караганда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру эшчәнлекләрен мәгълүмати тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының тәҗрибәи ихтыяҗын төгәлрәк чагылдыра.
Шулай ук “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында” Татарстан Республикасы Законының 16 статьясын 1 өлеш белән тулыландыру юлы аша республика дәрәҗәсендәге Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә киңәшмә һәм эксперт органнарын барлыкка китерүнең законлы рәвештә ныгытылган хокукый нигезе тәэмин ителә.
Ике закон проекты да Ведомствоара координация комитеты әгъзалары тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты тарафыннан каралган тәртиптә хупланылды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертеләчәк.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге