Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркеменең эш планы нигезендә 2009 елның 28 июленнән алып 31 июленә кадәр эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасының Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш торышын өйрәнүгә керешәчәкләр. План-бурыч нигезендә хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрүнең максаты булып 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча Комплекслы программа үтәлешен контрольдә тоту һәм тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне юк итүдә гамәли ярдәм күрсәтү тора.
Эшче төркемгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре генә түгел, ә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре дә керделәр.
Тармак министрлыклары вәкилләре муниципаль берәмлекләрдә хокук бозуларны профилактикалау эшенең оештырылуын комплекслы рәвештә: һәркайсы үз эшенең юнәлеше буенча, расланган мәсьәләләр исемлеге нигезендә өйрәнәчәкләр.
Тикшерүләр нәтиҗәләре Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында фикер алышу объекты булып торачаклар.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Р.А.Галимбәков урынбасары үткәргән эшче төркем әгъзалары инструктажы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге