17.07.2009 елдагы 160-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертелде.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының дәүләт заказын урнаштыру процедурасына, конкуренцияне чикләүгә, индивидуаль эшмәкәрләрнең дисквалификацияләре һәм җаваплылыклары турындагы нормаларга кагылучы нигезләмәләре үзгәртелде.
Аерым алганда, федераль дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын, РФ субъектларының дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын, муниципаль хезмәт вазыйфасын биләп торучы физик затлар тарафыннан административ хокук бозуларны кылган өчен дисквалификация рәвешендә административ җаваплылык билгеләнә. Административ җаваплылык билгеләнә: акчаларны кире кайтару вакытларын, заказ урнаштырган катнашучының исәп-хисап счеты операцияләрен чикләү тәртибе һәм вакытлары, заказ урнаштырган катнашучыларның реестрын алып бару тәртибен бозган өчен; электр энергиясен һәм егәрлеген күпләп сату базарлары, электр энергиясен ваклап сату базарлары субъектлары тарафыннан мәгълүматны ачыклау стандартларын бозган өчен; бер өлеше билгеле товар базарында 35 проценттан ким булган хуҗалык субъектлары тарафыннан өстенлекле хәлләрдән явызларча файдаланган өчен; контарктлар реестрларын алып баруга вәкаләтле органга дәүләт яки муниципаль контрактны төзү турында яисә аны үзгәртү, башкару яки аннан баш тарту турында мәгълүматларны тапшырмаган яисә вакытында тапшырмаган өчен. Шулай ук “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законга, “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Федераль закон аның рәсми басылып чыккан көненнән соң 30 көн узгач көченә керә.
Гарант компаниясе материаллары буенча