Законнарның коррупциягә каршы экспертизасын кем үткәрәчәк?

2009 елның 24 июле, җомга

Россия Президенты “Россия Федерациясе прокуратурасы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 17 июлендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. “Россия Федерациясе прокуратурасы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 17 июлендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон “Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында” Федераль законны кабул итү белән бәйле рәвештә “РФ прокуратурасы турында” Федераль законны норматив хокукый актлар, башкарма хакимиятнең федераль органнары, башка дәүләт органнары һәм оешмалары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, аларның вазыйфаи затларының коррупциягә каршы экспертизасын прокурор тарафыннан үткәрү бурычын билгели торган яңа 9.1 статья белән тулыландыра.

Шулай ук прокурор тарафыннан норматив хокукый актта коррупциячел факторларны ачыклаган очракта прокурорның мәҗбүри гамәлләре һәм норматив хокукый актны үзгәртү һәм тиешле актны барлыкка китергән орган яки вазыйфаи зат тарафыннан ачыкланган коррупциячел факторларны юк итүнең прокурор тарафыннан тәкъдим ителгән юллары турында прокурор таләпләрен карау мәҗбүрилеге билгеләнә.

Прокурор таләпләрен башкару мәҗбүрилеге билгеләнә, шулай ук әлеге таләпне яңа статья нигезендә билгеләнгән вәкаләтләрдән тыш прокурор вәкаләтләренә дә таратучы өстәмә кертелә.

“Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында” Федераль закон кррупциягә каршы торуның милли планы белән билгеләнгән коррупция профилактикасы чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Закон норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасын РФ прокуратурасы һәм юстиция өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында үткәрәчәк дип билгели.

Шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибе һәм методикасы, шулай ук әлеге актларда ачыкланган коррупциячел факторларны юк итү процедурасы ныгытыла.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International