2009 елның 18 июлендәге 186-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә “Ветераннар турында” Федераль Законның 21 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр социаль ярдәм күрсәтү чараларын алырга хокукы булган вафат булган (үлгән) сугыш ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби көч ветераннарының гаилә әгъзалары исемлегенә төзәтүләр кертте.
Сүз тәрбияләүдә булудан һәм төрле пенсия һәм хезмәт хакы алудан бәйсез социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында бара.
Моңарчы социаль ярдәм күрсәтү чаралары ялгыз яшәгән, тол калганнан соң яңадан гаилә кормаган Бөек Ватан сугышында катнашып үлгән, вафат булган яки хәрби көч ветеранының тормыш иптәше өчен каралган булган.
Үзгәрешләр нигезендә әлеге чаралар тормыш иптәше 18 яше тулмаган яисә 18 яшь тулганчы инвалид булган, көндезге формадагы белем бирү учреждениеләрендә укучы (укулар беткәнче, ләкин 23 яшь тулганчы) балалар белән яшәгән очракта күрсәтелә.
Вафат булган (үлгән) ветераннарның категорияләрен билгеләү өлешендәге нигезләмәләргә төгәллек кертелде.
Үзгәрешләр 2009 елның 1 июлендә барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә таратыла.
Федераль закон аның рәсми басылып чыккан көненнән соң үз көченә керә.
Гарант компаниясе материаллары буенча