Җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү турында

2009 елның 25 июле, шимбә

Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүдә муниципаль норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын оештыруны өйрәнү һәм җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның 21 июленнән алып 22 июленә кадәр республиканың Бөгелмә, Баулы, Ютазы муниципаль районнарына эш сәфәре белән чыктылар.

Департамент хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елның 1 ярты еллыгында кабул ителгән конкрет муниципаль норматив хокукый актларга карата коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында йомгаклама анализланды, муниципаль норматив хокукый актларның проектлары эшендә булган коррупция факторларын искәртүче  конкрет формулировкаларны әзерләү, шулай ук аларны рәсмиләштерү һәм коррупциягә каршы экспертизаларның нәтиҗәләрен хисапка алу  журналын алып бару буенча тәкъдимнәр бирелде.

Әлеге чараларны үткәрү белән бер үк вакытта республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлекләрен барлыкка китерү һәм оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча министрлыкка йөкләтелгән вәкаләтләрне башкару максатларында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан югарыда әйтелгән районнарның комиссияләре эшчәнлекләрен тикшерү гамәлгә ашырылды.

Тикшерү барышында административ комиссияләр тарафыннан административ хокук бозулар турындагы федераль һәм республика законнары, “Муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләрнең эшчәнлекләрен барлыкка китерү һәм оештыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 30.12.2005 елдагы 144-ТРЗ номерлы ТР Законы таләпләрен үтәү өйрәнелде.

Шулай ук административ комиссиягә хокукый консультация ярдәме күрсәтелде, киләчәк эшчәнлекләрен камилләштерүгә, административ хокук бозуларны юк итү буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.

Шулай ук Департамент хезмәткәрләренең Бөгелмә, Баулы, Ютазы муниципаль районнарында җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтүләрен тикшерү үткәрелде.

Күрсәтелгән чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча муниципаль район җитәкчеләре, коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүгә җаваплы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары һәм административ комиссия әгъзалары катнашында эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International