Финанс министрлыгы гражданнарның бурычларын судка кадәр түләтүгә каршы

2009 елның 27 июле, дүшәмбе

Финанс министрлыгы физик затлардан салым бурычын түләтүнең судка кадәрге тәртибе турында Югары Судның закон проектына Хөкүмәтнең тискәре бәяләмәсен әзерләде дип яза КоммерсантЪ.

ФСХ бурычларны суд карарыннан башка турыдан-туры гражданнарның банк исәп-хисап счетыннан, ә исәп-хисап счетында акчалар җитәрлек булмаса – бурычлы кешенең мөлкәтен сату юлы белән алыначагы күздә тотылды.

Финанс министрлыгы тарафыннан әзерләнгән документта мәгънә буенча инициатива белән килешмәү турында һәм аны гамәлгә ашыру техник яктан мөмкин булмау турында сөйләнә. Хөкүмәт бәяләмәсе проектыннан чыгып, “физик затлардан салым түләүләрен бәхәссез тәртиптә түләтү җәмгыяви-хокук мөнәсәбәтләре чигенә чыгу һәм башка мөнәсәбәтләргә, шул исәптән яклар хакимият-буйсыну хәлендә тормый торган граждан-хокук мәнәсәбәтләренә бәреп керү булыр иде һәм шуңа күрә бер як икенче якка карата хакимлек-мәҗбүр итү рәвешендә тәэсир итә алмый”.

Моңарчы проектның тискәре тәнкыйте белән Дәүләт Думасы депутатлары катнаштылар. Хәзер, аларның сүзләре буенча, әлеге инициативаның тормышка сәләтлелеген онытырга мөмкин.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International