Дәүләт һәм муниципаль ипподромнарда тотализаторлар рөхсәт ителде

2009 елның 28 июле, сишәмбе

Д.Медведев “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген дәүләт җайга салуы турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 15 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.

Закон нигезендә комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлектә Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъектлары яки җирле үзидарә органнарының турыдан-туры яки турыдан-туры булмаган катнашуына гамәли чикләү өлешчә алына.

Дәүләт яки муниципаль милектә булган ипподромнарда урнашкан  һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән исемлеккә кертелгән тотализаторларда комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү (төрле вакыйгалар нәтиҗәсенә бәхәс төзү) рөхсәт ителә.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International