Дмитрий Медведев балигъ булмаган балаларның тормышына, сәламәтлегенә һәм җенси кагылгысызлыгына карата җинаять кылган өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән “Россия Федерациясе Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды.
Федераль закон нигезендә балигъ булмаган балаларга карата үтерү, сәламәтлеккә уйланылган авыр зыян китерү, сәламәтлеккә уйланылган уртача авырлыктагы зыян китерү, көчләү, сексуаль характердагы көчләү гамәлләре, балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү, наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерү, сату яки почта аша җибәрү, наркотик яки психотроп матдәләрне куллануга җәлеп итү, балигъ булмаганнарның порнографик сурәтләре белән материаллар яки предметларны әзерләү һәм әйләнешен тәэмин итү, шулай ук 16 яше тулмаган затлар белән җенси азгынлык, сексуаль характердагы башка гамәлләр һәм җенси бозык гамәлләр кебек җинаятьләрне кылган өчен җәзаны гамәли көчәйтү карала. Шулай итеп, мәсәлән, балигъ булмаганнар белән җенси азгынлык кылган өчен җиде елдан алып унбиш елга кадәр, ә балигъ булмаганнар белән җенси бозыклык кылган өчен – биш елдан алып унике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгына карата җинаять кылган өчен хөкем ителгән затлар, шартлы-вакытыннан алдан азат ителүгә яки җәзаны тутырмаган өлешен җәзаның йомшаграк төре белән алыштыруга хокуклары барлыкка килгәнче, аларга билгеләнгән җәзаның ¾ срогын тутырырга тиеш булалар.
Аннан тыш, Федераль закон нигезендә РФ Җинаять кодексының 47 статьясы нигезләмә белән тулыландырыла. Аның нигезендә суд, җәзаның өстәмә төре буларак,20 елга кадәр билгеле вазыйфаны биләп тору яки билгеле эшчәнлек белән шөгелләнү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин. Әлеге нигезләмә балигъ булмаганнарга карата җәзалар кылган өчен хөкем ителгән затларның алга таба балаларны тәрбияләүгә нинди дә булса мөнәсәбәтләре булмасын өчен эшләнгән.
Шул ук вакытта, закон чын-чынлап педофилларны җәзага тартсын өчен, балигъ булмаган балалар белән җенси азгынлык кылган өчен җаваплылыкка тартылган яшьләрне, зыян күргән кеше белән гаилә корган очракта, әлеге кешеләр һәм алар тарафыннан кылынган гамәлләр җәмгыятькә куркыныч янамый дип билгеләнгән очракта, җәзадан азат итү механизмы кертелә.
Законның мөһим яңалыгы булып көчләгән, сексуаль характердагы көчләү гамәлләре өчен, шулай ук наркотик яки психотроп матдәләрне саткан өчен җаваплылыкны күздә тотучы Кодексның статьяларында, җинаять балигъ булмаганнарга карата кылынган очракта, “алдан уйланылган җинаять” төшенчәсе төшереп калдырыла. Башка сүзләр белән әйткәндә, шундый җәзалар кылган затлар алга таба корбаннарының балигъ булмаганнарын белмәүләре белән аклана алмаячаклар. Legis.ru