Россия юстиция министры җитәкчелек иткән Ведомствоара комиссия тарафыннан контртеррористик операцияне үткәрү нәтиҗәсендә гражданнарга китергән зыян һәм зарарны компенсацияләү турында закон проекты әзерләнде. Бү турыда РФ юстиция министры Александр Коновалов 28 июльдә Мәскәүдә пресс-конференциядә хәбәр итте. Коновалов сүзләренчә, компенсация күләме европа стандартларына туры киләчәк.
“Закон проектының максаты булып соңгы елларда Европа судына еш мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр буенча гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның эчке милли механизмын барлыкка китерү тора”,- диде Коновалов.
Министр закон проекты беренче чиратта 1990 елларда, 2000 еллар башында Чечнядагы контртеррористик операцияләр барышында зыян күрүчеләргә кагылачак дип билгеләде. Министр әлеге законны башка төбәкләрдә булырга мөмкин булган очраклар өчен дә куллану дөрес булыр дип саный.
www.regnum.ru