Россиядә транспортта сыра сатуны тыярга мөмкиннәр

2009 елның 29 июле, чәршәмбе

РФ Иҗтимагый палатасы депутатларга шәһәр яны һәм ерак араларга йөрүче поездларда, самолетларда һәм су транспортында сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләрне ваклап сатуны законлы рәвештә тыярга тәкъдим итә дип әйтелә палатаның Матбугат үзәге хәбәрендә.

Аннан тыш,  Иҗтимагый палата әгъзалары депутатлардан тимер юл, авто вокзаллар һәм аэропортлардагы көтү залларында, шулай ук хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары тарафыннан биләнә торган биналарында сыраны ваклап сатуны тыюны сорыйлар.

Тиешле тәкъдимнәр Иҗтимагый палатаның “Сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләрне ваклап сату һәм куллануны чикләү турында” закон төзәтмәләренә йомгакламасында чагылды. Йомгаклама сишәмбе көнне Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызловка җибәрелде.

Хәзерге вакытта закон проекты “шәһәр яны һәм ерак араларга йөрүче җәмәгать транспортының (гомум кулланыштагы транспортның) барлык төрләрендә” сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итә. Шулай ук закон проекты нигезендә балалар, белем бирү, медицина һәм культура оешмаларында (аларда урнашкан оешмалар яки җәмәгать туклану пунктларын исәпкә алмыйча , шул исәптән юридик затларны барлыкка китерүдән тыш), физик-сәламәтләндерү һәм спорт биналарында сыра сату тыела.

Шулай ук палата әгъзалары административ хокук бозулар турында РФ Кодексында каралган, югарыда күрсәтелгән урыннарда сыра һәм аның нигезендә җитештерелә торган эчемлекләрне ваклап саткан өчен административ штрафларны арттырырга кушалар.

Аннан тыш, Иҗтимагый палата үз йомгакламасында “Этил спирты, алкогольле һәм составына спирт кергән продукцияне җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында” законның 16 статьясына үзгәрешләрне хуплады. Аның нигезендә РФ субъектларына алкогольле продукциянең барлык төрләрен һәм сыраны ваклап сату вакытына өстәмә чикләүләр билгеләү хокукы бирелә.

 “Әлеге төзәтмәләрне кабул итү алкогольне куллану күләмен киметү, шуның белән гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм җәмгыять тәртибен яхшырту мөмкинлеген бирәчәк”,- диде Иҗтимагый палатаның Социаль һәм демографик сәясәт комиссиясе рәисе Александра Очирова.

РИА Новости.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International