Агымдагы елның 28 июлендә 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын үтәп һәм муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаның үткәрелүен оештыруны өйрәнү, коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүдә җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Түбән Кама муниципаль районында күчмә чара үткәрелде.
Департамент хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елның 1 ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы вазыйфаи зат эшчәнлеге анализланды, муниципаль норматив хокукый актларның проектларына карата коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәҗбүрилеге турында, шулай ук йомгаклама рәвешендә экспертиза нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәҗбүрилеге хакында, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаларның нәтиҗәләрен хисапка алу журналын алып бару турында тәкъдимнәр бирелде.
Әлеге чараларны үткәрү белән бер үк вакытта республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлекләрен барлыкка китерү һәм оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча министрлыкка йөкләнгән вәкаләтләрне башкару максатларында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Кама муниципаль районының административ комиссиясе эшчәнлеген тикшерү гамәлгә ашырылды.
Тикшерү барышында административ комиссия тарафыннан хокук бозулар турындагы федераль һәм республика законнары, “Административ комиссияләр эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына бирү турында” 30.12.2005 елдагы 144-ТРЗ номерлы ТР Законы таләпләрен үтәү өйрәнелде.
Шулай ук административ комиссиягә хокукый консультация ярдәме күрсәтелде, киләчәк эшчәнлекләрен камилләштерүгә, административ хокук бозуларны юк итү буенча профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.
Күрсәтелгән чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча муниципаль район җитәкчеләре, коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүгә җаваплы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары һәм административ комиссия әгъзалары катнашында, эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге