Түрәләргә карата яшь чикләвен гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр

2009 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
“Селигер-2009” форумы катнашучыларына Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин белдергәнчә, дәүләт хезмәтенә керү өчен ике еллык хезмәт стажының мәҗбүрилеге бетерелергә мөмкин.
“Бүген яшьләрне югары уку йортларын тәмамлаганнан соң ук дәүләт хезмәтенең түбән вазыйфаларына кабул итәргә ярамый. Дәүләт органнарында эшләү хокукы бары тик ике еллык хезмәт тәҗрибәсе булган затларга гына бирелә”,- дип зарланды депутат. Ә ике ел эшләгәннән соң югары ук йортларын тәмамлаганнар дәүләт хезмәте белән кызыксынмыйлар”,- дип аңлатты Плигин. “Бу фактта безне яшьләрнең кадр потенциалыннан мәхрүм итә”,- дип саный ул.
“Без, дәүләт органнарында эшләү хокукын бары тик ике еллык хезмәт тәҗрибәсе булган затларга гына бирә торган, норма гамәлләрен үзгәртеп карарбыз”,- дип өметләндерде яшьләрне Бердәм Россия депутаты.
“Конкрет закон проекты әлегә әзерләнмәде, ләкин белгечләр белән консультацияләр алып барыла”,- дип аңлатты Газета.Ru хәбәрчесенә Плигин. Тема тәгаен фикер алышуны таләп итә һәм киләчәктә, бәлки, тиешле законнар нормасы әзерләнер.
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International