Юстиция министрлыгы “РФ Конституция Суды турында” законга төзәтмәләр проектын бастырып чыгарды

2009 елның 31 июле, җомга

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы сайтында “Россия Федерациясе Конституция Суды турында” законга төзәтмәләр проекты дөнья күрде. Закон проекты суд закон җайга салуын таләп итүче карар кабул иткән очракта, закон проектын Дәүләт Думасына кертү өчен Хөкүмәткә бирелә торган вакытны 3 айдан 9 айга кадәр арттыруны тәкъдим итә. Дәүләт органнарының документлар тапшыру, аңлатмалар бирү яки экспертларны җәлеп итү буенча КС мөрәҗәгатьләренә җавап бирү вакытын 1 айдан 2 айга кадәр арттыру тәкъдим ителә.

“Шундый төзәтмәләр Хөкүмәт кушуы буенча әзерләнде”,- дип хәбәр итте ведомство хезмәткәре. Аның сүзләре буенча, хәзер закон проекты төрле ведомстволарда үзара килешү үтә, ләкин алар арасында Конституция Суды юк.

Legis.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International