Даруларга бәяләрне югары куючы компанияләрнең лицензияләрен тартып алачаклар

2009 елның 31 июле, җомга
РФ Премьер-министры Владимир Путин даруларга бәяләрне дәүләт җайга салуын көчәйтүне таләп итте дип хәбәр итә Финмаркет.
“Җитештерүчеләр яшәү өчен мөһим даруларга бәяне яңадан карауның дәлиллеген расларга тиешләр”,- диде ул Хөкүмәт утырышында. Аерым алганда, әлеге утырышта “Яшәү өчен кирәкле һәм мөһим даруларга бәяләрне дәүләт җайга салуын камилләштерү турында” Карар карала.
Әлеге карарны премьер дару базарында тәртипкә китерүдә бары тик беренче, кичектергесез адым дип атады.
“Даруларга бәяне барлыкка китерү тәртибен бозган өчен мөһим лицензияне тартып алуга кадәр җаваплылык кертелергә тиеш”,- дип саный В.Путин.
Хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, даруларга сәүдә өстәмәләрен, хәзерге вакыттагы кебек, РФ субъектлары җайга салачак. Әмма алар аны тарифлар буенча Федераль хезмәт тарафыннан расланган бердәм методика буенча эшлиячәкләр. Бу, премьер фикеренчә, “аптекаларны дарулар белән тәэмин итү чылбырыннан кирәкмәс арадашчыларны” төшереп калдырачак. 
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International