Рейдерларга каршы төзәтмәләр пакетының беренчесеннән соң икенчесе керәчәк
2009 елның 3 августы, дүшәмбе
Рейдерларга каршы төзәтмәләр пакетының беренчесеннән соң икенчесе керәчәк. Дәүләт Думасының милек буенча комитет Рәисе Виктор Плескачевский рейдерларга каршы төзәтмәләрнең яңа пакетына аңлатма бирде:
- Рейдерларга каршы – процессуаль төзәтмәләрнең беренче өлешен без кабул иттек, ә Президент кул куйды. Аның артыннан рейдерлык белән көрәшә торган икенче өлеш килергә тиеш. Әлегә Финанс базарлары буенча Федераль хезмәт каршы чыгыш ясады һәм Хөкүмәт тискәре бәяләмә бирде. ФБФХ законда артык деталләштерү каршылыгы белән килешми. Без закон кабул ителсен өчен ярдәмгә килергә әзербез. Көзгә барысын да җайга салырбыз дип уйлыйм.
Мәсьәлә катгый тора. Бездә бит акцияләр милекчесе хокукларын яклауның нәтиҗәле системасы юк. Безнең илдә компанияләрне дошманнарча басып алу - реестрны басып алу белән бер. Моннан тыш, Россиядә бүгенге көндә 180000 артык ААҖ гамәлдә икәнен исәпкә алырга кирәк.
Аларның күбесендә акционерларның саны 50 кешедән ким. Закон буенча аларның тышкы регистраторлары, ягъни реестрның тышкы сакчысы булырга тиеш түгел. Әлеге Ачык Акционерлар Җәмгыятьләрендә реестрлар кәгазь рәвешендә саклана. Реестрлар тулаем сакланмаган очракта, алар регистраторда сакланган очракта, без нәрсә турында сөйләшә алабыз? Мәгънә буенча, түрәнең шәхси каравыннан тыш бернәрсә белән дә чикләнмәгән һәм җайга салынмаган акционерларның реестрыннан конфиденциаль мәгълүматны алу мөмкинлеге аны алга таба урынсыз куллануга коткы салачак.
Без нәрсә тәкъдим итәбез? Хокук саклый торган , салым һәм башка вәкаләтле затлар реестрны алып бару максатларында регистраторның мәгълүмат системасында һәм депозитариянең мәгълүмат системасында кулланыла торган техник чараларны, бары тик Россия Федерациясенең җинаять-процессуаль законнарында каралган тәртиптә һәм нигезләрдә кузгатылган җинаять эшләре буенча, мәҗбүри рәвештә тартып ала алачаклар. Аннан тыш, закон проекты реестр төшенчәсен төгәл аңлата.