Кәрәзле телефон буенча тавыш бирергә мөмкин булачак

2009 елның 3 августы, дүшәмбе
“Киләсе елның мартында Россия сайлаучылары кәрәзле телефоннардан файдаланып тавыш бирә алачаклар”,- дип хәбәр итте Интерфакска РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров.
“Киләсе елның мартында сайлауның электрон ысулларыннан файдалана башлаячакбыз һәм безнең ил гражданнары кәрәзле телефоннар ярдәмендә сайлый алачаклар дип уйлыйм”,- диде ул.
Үз чиратында, электрон сайлау мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче, Россиянең ҮСК әгъзасы Геннадий Райков әйтүенчә, система инде эшләнгән, кирәкле техника кертелгән һәм хәзер юридик мәсьәләләр хәл ителә. “Ел ахырына кадәр электрон сайлауны кертү турында закон кабул ителәчәк һәм ул Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгәннән соң, 2010 елның мартында Россия гражданнары кәрәзле телефоннардан файдаланып сайлый алачаклар”,- дип хәбәр итте ул.
Райков сүзләре буенча, чит илдә, кыен булган урыннарда, корабльләрдә дә сайларга мөмкин булачак. “Кәгазь бюллетеннәр бетерелмиячәк”,- дип билгеләде ул. Үз ягыннан, Чуров, журналистларның, электрон сайлау алып бару сайлауларда ни дәрәҗәдә бозулар китереп чыгарырга мөмкин дигән, сорауларына җавап биреп, “ кешелек факторы ни кадәр аз булса, җибәрелгән хаталар саны да шул кадәр булачак. Лимонадлы савытка акча төшергән очракта, сез официантка белән бәхәскә керә алмыйсыз бит. Монда да шул ук принцип эшли”.- диде ул.
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International