РФ Хакимияте ипотеканы теркәү вакытларын кыскартырга тәкъдим итә.

2009 елның 4 августы, сишәмбе

РФ Хөкүмәте җир кишәрлекләре, биналар һәм корылмаларның ипотекасын дәүләт теркәвенә алу вакытларын бер айдан алып 15 хезмәт көненә кадәр, ә торак урыннарның ипотекасын - 5 көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итә.

“Күчемсез милеккә һәм аларның килешүләренә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында” һәм “ипотека турында” законнарга тиешле төзәтмәләрне хөкүмәт сишәмбе көнне Дәүләт Думасына кертте дип хәбәр итә РИА Новости корреспонденты.

Күчемсез милек объектын читләштерү һәм әлеге объектка хокукның алга таба күчүе турында килешүне дәүләт теркәвенә алу, башкасы федераль закон яки килешүдә каралмаган очракта, әлеге вакыт аралыгында үткәрү тәкъдим ителә.

Дәүләт Думасының милек комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Саблин журналистларга аңлатканча, гамәлдәге закон, теркәүче органга кирәкле документлар кергән көннән алып, ипотеканы дәүләт теркәвенә алуның чик вакыты рәвешендә бер ай билгели.

Шул ук вакытта, 2008 елдагы “ипотека турында” закон торак биналарның ипотекасын дәүләт теркәвенә алу вакытын 5 хезмәт көненә кадәр кыскарта, Бу торак ипотекасының җәлеп итүчәнлеген һәм нәтиҗәлелеген сизелерлек дәрәҗәдә арттыра.

“Ипотеканы дәүләт теркәвенә алуның гомуми вакытларын кыскарту эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларын нәтиҗәле финанслау һәм инвестицияләрне җәлеп итү өчен шартлар барлыкка китерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу икътисадны тулысынча үстерергә ярдәм итәчәк”,- дип ышана Саблин.

Шулай ук аның әйтүенчә, хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча территориаль органнарның иң зур күпчелегендә ипотека турында килешүне дәүләт теркәвенә алу уртача 6 көннән 15 көнгә кадәр тәшкил итә.

Парламентарий документны кабул итү ипотека кредитлаштыру институтын үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк, потенциаль инвесторларның ышанычлылыгын арттырачак икәнен ассызыклап, “депутатлар документны хуплаячаклар”,- дип ышаныч белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International