Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2009 елның 22 июлендәге 224 номерлы боерыгы нигезендә Россиянең Юстиция министрлыгы каршында дини эчтәлектәге мәгълүмат материалларында экстремизм билгеләрен ачыклауны өйрәнү буенча Фәнни-консультатив совет барлыкка китерелде. Совет шундый материалларны тарату фактларын булдырмауда хокук саклау органнарына ярдәм итә. Шулай ук җәмгыятьне хәбәрдар итү өчен дини карашларның аерым аспектларын аңлатуны һәм вәгазьләрне бастырырга хокуклы.
Совет каравына дини әдәбият, басма, аудио һәм видео материаллар, башка мәгълүмат материаллары тапшырылырга мөмкин (закон көченә кергән суд карары кагылганнардан тыш). Материалларны бәяләү гражданнар, оешмалар, хакимият органнарының мөрәҗәгатьләре, Министр боерыклары, шулай ук шәхси инициатива буенча үткәрелә.
Шул ук вакытта Совет эшчәнлеге мәгълүмат материалларында экстремизм билгеләре булуны тануның билгеләнгән тәртибенә альтернатива булып тормый. Совет эксперт учреждение түгел, әмма аның әгъзалары эксперт рәвешендә чыгыш ясый алалар.
Совет составына теология, дин гыйлеме, социология, тарих, филология, психология өлкәсендәге белгечләр һәм башка белгечләр керә. Совет эшчәнлеге тәртибе регламентланды.
Совет нәтиҗәләре гариза бирүчеләргә, Россиянең Юстиция министрлыгына юнәлдерелә, шулай ук Министрлыкның рәсми сайтында дөнья күрә. Материалларда экстремизм билгеләре булган очракта, нәтиҗәләр прокуратура органнарына тапшырыла.
2009 елның 23 июлендә РФ Юстиция министрлыгында 14398 номеры белән теркәлде.
“Гарант” компаниясе материаллары буенча