“Россия Федерациясенең чит илдәге ватандашларына карата дәүләт сәясәте турында” Федераль законга үзгәрешләр хакында

2009 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

2009 елның 25 июлендәге 214 номерлы Федераль закон нигезендә “Россия Федерациясенең чит илдәге ватандашларга карата дәүләт сәясәте турында” Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр чит ил дәүләтләре тарафыннан безнең чит илдәге ватандашларга бирелә торган белем документларының Россиядә таныла торган исемлеген киңәйтте.

Төзәтмәләр БДБ һәм Балтия илләрендә бирелгән белемнең барлык төрләре һәм дәрәҗәләре турында, шулай ук гыйльми дәрәҗәләр һәм исемнәр турында документларны тану (тиешле халыкара договорлар нигезендә) мөмкинлеген ныгыта. Аннан тыш, дипломнарны гына түгел, аттестатларны, шәһадәтнамәләрне дә үз эченә ала торган “белем документы” исемле киң мәгънәдәге термин кертелә.

Берничә төзәтмә юридик - техник характерны йөртә һәм кулланыла торган терминологияне “РФ гражданлыгы турында” ФЗ нигезендә тәңгәлләштерүгә юнәлдерелгән.

www.garant материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International