Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Арбитраж идарәчеләрнең үз җайга салучы оешмалары белән хезмәттәшлек буенча координация советы утырышы узды. Анда 2009 елның 2 ярты еллыгына Координация советы эшчәнлеге һәм арбитраж идарәчеләрне сайлау планы турында фикер алышынды. Координация советы арбитраж идарәчеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлеген арттыру юлы белән икътисадта тискәре тенденцияләрне җиңү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне һәм Татарстанда гамәлдә булган арбитраж идарәчеләрнең үз җайга салучы оешмаларын легальләштерү буенча Республиканың ведомствоара комиссиясен координацияләү, санация буенча эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасындагы тотрыксызлык (банкротлык) процедураларын гамәлгә ашыру максатларында барлыкка китерелде.
Көн мәсьәләсе буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин катнашты.
Координация советы эшчәнлеге планына төзелеш тармагы, транспорт һәм юл хуҗалыгы, АСК предприятиеләрен, шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ведомствосына караган предприятиеләрне финанс яктан сәламәтләндерү чаралары кертелде.
Октябрь утырышында Татарстан Республикасы Арбитраж Суды Координация советы әгъзалары каравына Татарстан Республикасында алдан уйланылган һәм фиктив банкротлылык билгеләрен ачыклау тәҗрибәсен күрсәтәчәк. Агымдагы елның ноябрендә Республиканың “Татмедиа” Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Агентлыгы Массакүләм мәгълүмат чараларында финанс яктан сәламәтләндерү буенча эшчәнлек тәҗрибәсен яктырту торышы турында мәгълүмат әзерләячәк.
Аннары Совет әгъзалары Арбитраж идарәчеләрнең үз җайга салучы оешмалары белән хезмәттәшлек буенча координация советы Нигезләмәләре турында фикер алыштылар.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге