“Машина йөртү таныклыгын гамәлгә кертү турында” 13.05.2009 елдагы 365 номерлы РФ ЭЭМ боерыгы нигезендә 2011 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Дәүләт инспекциясенең имтихан бүлекчәләрендә яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыкларын бирә башлаячаклар.
Яңа машина йөртү таныклыгы 85,6 Х 54 мм зурлыктагы пластик картадан гыйбарәт булачак. Яңа документның зәңгәр төстән ал төскә күчү сыйфаты булачак. Таныклыкта автоматлаштырылган исәп-хисап учеты өчен кирәкле штрих-код барлыкка киләчәк. Кире ягында категорияләр һәм йөртү хокукына таныклык бирелергә мөмкин булган, “А”, “В”, “С”, D” категорияләреннән тыш, “ВЕ”, “СЕ”, “DЕ” категорияләрен дә үз эченә ала торган транспорт чараларының тиешле пиктограммалары күрсәтеләчәк. Шулай ук таныклыкта тиешле категорияле транспорт чарасын йөртү хокукына ия булу көне, транспорт чараларының тиешле категорияләре өчен таныклыкның гамәлдә булу вакытының тәмамлану, тиешле категорияле транспорт чарасын йөртү хокукын чикләү вакыты күрсәтеләчәк. Яңа таныклыкларда дини карашлары чит затлар каршында баш киемнәрсез күренергә мөмкинлек бирмәүче гражданнарга тулы йөзләрен капламаучы баш киемнәре белән фотога төшәргә рөхсәт ителә. Хәзерге вакытта кулланыла торган машина йөртү таныклыклары аларда күрсәтелгән гамәлдә булу вакытлары беткәнче көчендә дип билгеләнде. Боерыкка кушымталарда яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгының тасвирламасы, таныклыкны биргәндә рәсмиләштерү тәртибе, транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу билгеләрендә кулланыла торган РФ төбәкләренең сан кодлары исемлеге китерелгән.
“КонсультантПлюс” компаниясе материаллары буенча