2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында

2009 елның 7 августы, җомга

“2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын раслау турында” 22.09.2009 елдагы 693 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карарының 4 пунктын гамәлгә ашыру тәртибендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы югарыда искә төшерелгән Республика программасын башкаруның квартал саен мониторингын гамәлгә ашыра.

2009 елның 20 апрелендә 2009-2011 елларда республика программасын гамәлгә ашыручы дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмаларга ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан Программаның ныгытылган пункты буенча мәгълүматны квартал саен ташыру ихтыяҗы турында искәртмә белән хатлар юнәлдерелде.

2009 елның 1 ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча программа чараларын гамәлгә ашыруның гомумиләштерелгән мәгълүматы әзерләнде һәм Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру  бүлегенә юнәлдерелде.

Әлеге хисапны, ачыкланган кыен мәсьәләләрне һәм башка оештыру мәсьәләләрен 23.04.2009 елдагы 500-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә агымдагы ел августының икенче яртысында ТР юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә барлыкка китерелгән эшче төркем утырышында хәл итү уйланылды.

ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International