“Дисциплинар суд катнашуы турында” закон проекты

2009 елның 10 августы, дүшәмбе
Дмитрий Медведев “Дисциплинар суд катнашуы турында” Федераль конституция законы проектын Дәүләт Думасы каравына кертте. Кремльнең Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ул судьялар тарафыннан дисциплинар ярамаган гамәлләр кылган өчен вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктату турында Россия Федерациясенең Югары квалификация коллегиясе судьялары һәм Россия Федерациясе субъектларының квалификация коллегияләре судьялары карарына шикаятьләр (мөрәҗәгатьләр) буенча ахыргы карарны кабул итүче дисциплинар суд катнашуы эшчәнлеген барлыкка китерү тәртибен җайга салуга, вәкаләтләре һәм процедураларын билгеләүгә багышланган.
Әлеге орган судьяларның бәйсезлеге гарантияләре дәрәҗәсен күтәрү ихтыяҗы, шулай ук түбәндәге шартлар нәтиҗәсендә барлыкка китерелде. Россия Федерациясе законнары нигезендә судьяга (Россия Федерациясе Конституция Суды судьяларыннан тыш) карата дисциплинар ярамаган гамәл кылган (“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” 1992 елның 26 июнендәге 3132-1 номерлы Россия Федерациясе законы нормаларын, шулай ук судьяларның гомумроссия съезды тарафыннан расланган суд этикасы кодексы нигезләмәләрен бозган) өчен дисциплинар җавапка тарту кисәтү яки вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктату рәвешендә салынырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International