2009 елның июлендә җирле үзидарә органнары үзләре чыгарган хокукый актларны Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен тапшыруын дәвам итте. Үткән айда регистрга 611 акт кертелде. Хәзерге вакытта регистрга 2283 муниципаль норматив хокукый акт кертелгән.
Ведомство норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алу эшчәнлеге дәвам итте.
Үткән айда дәүләт теркәвенә алу өчен 16 ведомство акты керде. Аларның һәм моңарчы тапшырылганнарның 9 акты теркәлде, 4 акт эшләп бетерү өчен кире кайтарылды, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитетының 2 карары моңарчы чыгарылган карарларга охшаш булган актлар буларак каралмыйча кире кайтарылдылар, 1 акт дәүләт теркәвенә алуга мохтаҗ түгел дип табылды.