В.Путин Ерак Көньчыгыштан пассажирлар ташуны гамәлгә ашыручы авиакомпанияләргә субсидияләрне озайту турында карарга кул куйды

2009 елның 11 августы, сишәмбе
2009 елның 31 июлендә РФ Хөкүмәте Рәисе В.Путин “Илнең Ерак Көньчыгышыннан европа өлешенә һәм кире юнәлештә һава юллары аша пассажирлар ташуны һәркем ала алуны тәэмин итү максатларында 2009 елда һава транспорты оешмаларына субсидияләрне бирү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 632 номерлы Карарга кул куйды.
Россия Федерациясенең Ерак Көньчыгышыннан европа өлешенә һәм кире юнәлештәге пассажирлар авиаташуларны субсидияләү агымдагы елның 15 сентябреннән алып 31 октябренә кадәр озайтылды.
Ерак Көньчыгышка пассажирлар авиаташуларын субсидияләү Кагыйдәләре әлеге елның мартында РФ хөкүмәте тарафыннан расланган иде. Ерак Көньчыгыш гражданнары өчен илнең европа өлешенә билет бәяләрен субсидияләү программасы кысаларында авиарейсларны башкару 15 майдан башланды һәм баштан ук 15 сентябрьгә кадәр озайтылырга тиеш иде.
Кагыйдәләр нигезендә федераль бюджет авиаташучыларга тарифлар арасындагы аерманы Һава транспортының федераль агентлыгы аша компенсацияли.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International