Тәмәке продукциясенә техник регламент гамәлгә керәчәк

2009 елның 12 августы, чәршәмбе
РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 5 августындагы 637 номерлы Карары нигезендә мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле товарлар исемлегенә үзгәрешләр кертелде.
2009 елның ахырында тәмәке продукциясенә техник регламент гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә ул тиешлелегенә мәҗбүри декларация алырга тиеш. Шуның белән бәйле рәвештә тәмәке продукциясе мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле товарлар исемлегеннән чыгарылган.
Әйтелгән регламентның үз көченә кергән көненә кадәр бирелгән тәмәке продукциясенә тиешлелек сертификаты аларда күрсәтелгән вакыт тәмамланганчы, ләкин регламентның үз көченә кергән көненнән алып 6 ай беткәнче гамәлдә.
Карар 2009 елның 26 декабреннән үз көченә керә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International