Балык Бистәсе һәм Питрәч муниципаль районнарының административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерү

2009 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 12 августында республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча министрлыкка йөкләнгән вәкаләтләрне башкарү максатларында Департамент хезмәткәрләре тарафыннан Балык Бистәсе һәм Питрәч муниципаль районнарының административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерү гамәлгә ашырылды.
Тикшерү барышында административ хокук бозулар турындагы федераль һәм республика законнары, “Административ комиссияләр эшчәнлеген барлыкка китерү һәм оештыру буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына тапшыру турында” 30.12.2005 елдагы 144-ТРЗ номерлы ТР Законы таләпләренең административ комиссияләр тарафыннан үтәлеше өйрәнелде.   
Шулай ук административ комиссияләргә хокукый консультатив ярдәм күрсәтелде, административ хокук бозуларны юк итү буенча киләчәк эшчәнлекләрен камилләштерүгә һәм профилактик чараларны көчәйтүгә юнәлдерелгән тиешле тәкъдимнәр бирелде.
Югарыда күрсәтелгән чаралар белән бер үк вакытта 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын үтәп һәм муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаның үткәрелүен оештыруны өйрәнү, коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүдә җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Балык Бистәсе һәм Питрәч муниципаль районнарында күчмә чаралар үткәрелде.
Департамент хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елның 1 ярты еллыгы нәтиҗәләре буенча муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затлар эшчәнлеге анализланды, муниципаль норматив хокукый актларның проектларына карата коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәҗбүрилеге турында, шулай ук йомгаклама рәвешендә экспертиза нәтиҗәләрен рәсмиләштерү мәҗбүрилеге хакында, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаларның нәтиҗәләрен исәпка алу журналын алып бару турында тәкъдимнәр бирелде.
Күрсәтелгән чараларны үткәрү нәтиҗәләре буенча муниципаль район җитәкчеләре, административ комиссия әгъзалары, шулай ук коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затлар катнашында, эшчәнлекләре барышында барлыкка килгән, мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International