Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыруны камилләштерү турында

2009 елның 14 августы, җомга
Министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү һәм аппаратларына методик ярдәм күрсәтү эшчәнлегенең мөһим төрләреннән берсе булып җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге белгечләренең урыннарга чыгулары кала.  Алар барышында эш башкарылуының оештыру һәм җәмәгать судьялары архифлары эшчәнлекләре белән бәйле, гражданнарны җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында хәбәрдар тоту, суд статистикасын, матди-техник тәэмин итү, суд участоклары биналарының җиһазландырылуын, законнарны һәм суд тәҗрибәсен системалаштыру, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең һөнәри әзерлекләрен күтәрүне алып бару, җәмәгать судьялары эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре буенча хокук саклау органнары, шулай ук суд приставларының хезмәт бүлекчәләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелә.
Агымдагы елның 3 кварталында бүлек белгечләре тарафыннан үз эчләренә 10 суд участогын алучы Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә, Биек Тау, Питрәч и Лаеш районнарындагы җәмәгать судьялары һәм аппаратлары хезмәткәрләре эшчәнлекләрен оештыруны өйрәнү, эшчәнлекләрен камилләштерү буенча методик ярдәм күрсәтү эше үткәрелде. Чыгулар нәтиҗәсе буенча күрсәтелгән районнарның җәмәгать судьялары аппаратларын оештыру һәм эшчәнлеге торышы турында белешмәләр әзерләнде һәм суд башкаруы һәм эш башкаруы культурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр бирелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International