Түләмәүчеләргә каршы көрәш

2009 елның 18 августы, сишәмбе
Финанс министрлыгы салым гайкаларын бора. Ул түләмәүчеләргә карата судка шикаять бирү вакытын икеләтергә тәкъдим итә һәм салым законнарын бозган өчен штрафны арттырырга тели. Аннан тыш, министрлык салым түләү отсрочкасын бирү кагыйдәләрен ачыклады.
Мәскәү. 17 август. IFX.RU – Дәүләт россия бюджеты керемнәренең түбәнәюе шартларында салым түләмәүчеләргә чын-чынлап тотынды. Финанс министрлыгы, оятсыз салым түләмәүчеләргә карата судка шикаять бирү вакыты икеләтелергә, ә штраф һәм пенялар үсәргә тиеш дип хәл итте.
Министрлык сайтында закон проекты дөнья күрде. Моннан чыгып тиз арада салым органнары салым түләтү турында шикаятьне судка бирү өчен өстәмә вакытлар һәм салым түләүчеләрдән штраф ала алачаклар. Хәзерге вакытта салым хезмәткәрләре салым яки штраф түләү турында таләпләрне үтәү вакыты чыкканнан соң 6 ай эчендә бурычларны түләтү турында шикаятьне бирергә мөмкиннәр. Финанс министрлыгы шикаять бирү мөмкинлеген 1 елга кадә озайтырга тәкъдим итә.
Аннан тыш, документта отсрочка һәм рассрочкалар бирү кагыйдәләре ачыклана һәм салым законнарын бозган өчен штрафлар арта. Салым түләү отсрочкасы һәм рассрочкасы турында нигезләмәне пеняларга һәм штрафларга тарату тәкъдим ителә.
Шулай ук документта салым түләүдән отсрочка алу өчен нинди документлар җыярга кирәклеге күрсәтелә. Аларны гаризага кушымта рәвешендә теркәргә кирәк була.
Салым түләүче үткән өч ел эчендә алдан бирелгән отсрочка шартларын бозган очракта отсрочка бирүгә тыю кертергә тәкъдим ителә.
Закон проекты нигезендә отсрочка бирү өчен салым органнарының салым түләү отсрочка бирелә торган вакыт эчендә барлыкка килергә мөмкин дип уйлау өчен тиешле нигезләре булырга тиеш. Отсрочкалар бирү шартлары тулысынча үзгәрми (банкротлык куркынычы, гадәттән тыш хәлләр, эшчәнлекнең сезонлы характеры һәм башкалар).
Чикләүләр кертү планлаштырыла. Аның нигезендә отсрочка оешманың чиста активлары бәясеннән югары булмаган суммага бирелә (отсрочка бюджеттан акчалар кермәү белән бәйле рәвештә бирелгән очраклардан тыш).
Аннан тыш, бурычлар ышанычсыз дип таныла торган шартлар билгеләү тәкъдим ителә.
Штрафларга килгәндә, Финанс министрлыгы ышана: счетларны яки мөлкәтне арестка алу түләү вакыты узган салымнарга пеня исәпләмәү өчен нигез булып тормый. Министрлык Салым кодексыннан әлеге нигезләмәне алырга тәкъдим итә.
Шулай итеп, Финанс министрлыгы салым җыелуны арттырырга тели. Авыр вакытларда салым түләүчеләр беренче чиратта - салымнарда экономияләргә тырышалар.  Ләкин бюджетка акча кирәк һәм Финанс министрлыгы йокламый.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International