Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Республика советы карарының 4 пунктын үтәү чаралары турында юстиция министры М.М. Корманов, юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров и Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегенең баш киңәшчесе А.Р.Батаршин чыгыш ясадылар.
2009 елның 27 июленнән үз көченә кергән «Норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында» 17.07.2009 елдагы 172-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен исәпкә алып, ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенә Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен җайга салучы ТР Министрлар Кабинеты карары проектын кызыксынучы дәүләт органнары, шул исәптән Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге белән эшләү һәм килештерү (агымдагы елның сентябре), шулай ук ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының норматив хокукый актларын һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасын үткәрүнең үрнәк тәртиптәге проектын эшләү һәм аны раслау өчен ТР Министрлар Кабинетына кертү тапшырылды (агымдагы елның сентябре).
Норматив хокукый актлар һәм проектларының бәйсез коррупциягә каршы экспертизасын үткәрүгә аккредитацияле юридик һәм физик затлар исемлеген ТР Юстиция министрлыгы сайтында урнаштыру, норматив хокукый актлар һәм проектларының коррупциягә каршы экспертизасы нәтиҗәләре турында бүлекне барлыкка китерү хакында мәсьәләләр буенча 2009 елның 1 сентябренә кадәр ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенә Татарстан Республикасынынң норматив хокукый актлары һәм проектларының бәйсез коррупциягә каршы экспертизасын үткәрүгә юридик һәм физик затларны аккредитацияләү өлешендәге ТР башкарма хакимияте органнарының хокуклары турында федераль закон нормаларын өстәмә өйрәнү һәм Татарстан Республикасының коррупөиягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлегеннән РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча Идарәсе белән республика дәрәҗәсендә охшаш аккредитацияләү мөмкинлеген эшләүне сорау кушылды.
ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә һәм ТР Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенә норматив хокукый актлар һәм проектларының үткәрелгән коррупциягә каршы экспертизалары нәтиҗәләрен ТР Хөкүмәте Порталының Министрлык Субпорталында, “Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру” бүлегендә ай саен урнаштыруны оештырырга (август һәм алга таба даими рәвештә).