ТР Юстиция министрлыгында 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарын үткәрүгә әзерлекне хокукый тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды

2009 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә ТР Министрлар Кабинетының 25.08.2008 елдагы 1415-р номерлы боерыгы нигезендә 2013 елда Казанда узачак XXVI Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарын үткәрүгә әзерлекне хокукый тәэмин итү максатларында барлыкка китерелгән эшчә төркем киңәшмәсе узды. 
Киңәшмәдә «2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVI Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарын оештыру һәм үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон өстендә киләчәк эшнең максатчанлыгы мәсьәләләре хәл ителде.
Эшче төркем әгъзалары тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, федераль законның югарыда күрсәтелгән проектын карау өчен ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәәм туризм министрлыгына һәм Казан шәһәре мерына җибәрү карары кабул ителде.
Мәсьәләләр турында фикер алышуда ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хужалык министрлыгы вәкилләре катнашты.
Аннан тыш, эшче төркем составына ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәәм туризм министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары вәкилләрен кертү хәл ителде.  
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International