20 августта берничә монополиягә каршы закон үз көченә керде

2009 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Һәр дәүләтнең икътисадын үстерү өчен  һәр тармагындагы товарларны һәм хезмәтләрне җитештерүчеләр  һәм тәэмин итүчеләрнең намуслы көндәшлеге мөһим. Әлеге тәртип монополиягә каршы закон нормалары ярдәмендә тотып торыла. Кризис шартларында аларны саклау һәм бозучылар өчен җәзаны кырыслату кирәклеге турындагы мәсьәлә тагын да актуаль санала.
20 августта  россиянең монополиягә каршы законнарына берничә төзәтмә үз көченә керде. Законнарның икенче монополиягә каршы пакеты документларының берсе - "Көндәшлекне яклау турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 2009 елның 17 июлендәге 164-ФЗ номерлы Федераль закон.
Әлеге документ нигезендә товар базарында өлеше 35% азрак (ләкин башка сүбъектлар өлешеннән күбрәк) булган хуҗалык субъекты товар бәясен берьяклы тәртиптә билгели һәм продукцияне гамәлгә ашыруның гомуми шартларына хәл итүче тәэсир ясый алган очракта өстенлек итүче булып санала. Шулай ук закон буенча компанияне, товарын башка товар белән алыштырып булмаган очракта, өстенлек итүче дип санарга була.
2009 елның 17 июлендәге 164-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә планлы тикшерүләр 3 елга 1 тапкыр үткәрелергә тиеш дип билгеләнде. Аннан тыш, компанияне планлы тикшерү турында 3 хезмәт көне кала, ә планлы булмаган тикшерү турында 24 сәгать алдан хәбәр итәләр.
Шулай ук 20 августтан монополиягә каршы законнарны бозган өчен административ җаваплылыкны кырысландыручы “Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 17 июлендәге 160-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде.
Хәзер хокук нормаларын сакламаган өчен юридик затларның җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр генә түгел, түрәләр дә дисквалификацияләнергә мөмкиннәр.
Заказны урнаштыру турында мәгълүматны бастырып чыгару вакытларын бозган өчен штраф күләме просрочка вакытына һәм заказны урнаштыру юлына бәйле рәвештә дифференцияләнде. Закон нигезендә көндәшлекне килешүле гамәлләрдә чикләүдә гаепләнүче һәм гаепләрен танучы юридик затлар җәзадан азат ителәчәкләр.
Электроэнергетика турында законнарны бозган өчен җаваплылыкка тартуның күптәнлек вакыты хокук бозуны кылган көннән алып 2 айдан 1 елга кадәр арткан. Монополиягә каршы законнарны бозу турында эшләр буенча производство тәртибе ачыкланды.
Шулай ук монополиягә каршы законнарның икенче пакетына агымдагы елның 30 октябрендә үз көченә кергән “Россия Федерациясе Җинаять кодексының 178 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 2009 елның 29 июлендәге 216-ФЗ номерлы Федераль закон керә.     
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International