Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының туктатылган аерым акт нормалары турында

2009 елның 21 августы, җомга
Татарстан Республикасының 2009 елның 31 июлендәге 535 номерлы карары нигезендә "Көчләре 2009 елның 1 гыйнварыннан алып 31 декабренә кадәр туктатыла торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым акт нормалары исемлеге" нигезләмәсенә,  "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының финанслау чыганаклары белән тәэмин ителмәгән аерым акт нормаларын 2009 елда гамәлдән чыгару турында" 07.11.2008 елдагы 784 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының финанслау чыганаклары белән тәэмин ителмәгән аерым акт нигезләмәләре 2009 елда гамәлдән чыгарылган. Шулай итеп, Татарстан Республикасы бюджеты чараларыннан финансланырга тиешле республиканың максатчан программасы исемлегеннән хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту; амбулатор-поликлиника хезмәтен яңарту; яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү; халык сынлы сәнгать җәүһәрләрен саклау, торгызу, өйрәнү һәм үстерү программалары алынды.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International