2009 елга Иҗтимагый өстенлекләр реестры расланды.

2009 елның 22 августы, шимбә
2008 елда башкарылган иҗтимагый фикер (16 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәкләр) сораштырулары нәтиҗәләренә нигезләнеп, ТР Министрлар Кабинетының 2009 елның 10 августындагы 997-р номерлы карары нигезендә 2009 елга Иҗтимагый өстенлекләр реестры расланды.
Халыкның 72,2% әһәмият буенча беренче урынга халыкның керемнәре дәрәҗәсен тотуны, 70,1% - бәяләр һәм тарифларның икътисадый нигезлелеген; 56,7% - яңа эш урыннарын барлыкка китерүне һәм булганнарын саклауны куйдылар . Өстенлекләр реестрына сәламәтлекне саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын күтәрү; җинаятьчелек, коррупция һәм ришвәтчелек белән көрәш; наркомания һәм алкоголизм белән көрәш; торак һәм социаль өлкә объектларын төзү кертелде.
ТР министрлыклары һәм ведомстволарына иҗтимагый өстенлекләрне гамәлгә ашыру чараларын гамәлдәге һәм эшләнә торган республика һәм ведомство программаларына кертү тәкъдим ителде.
 
«Гарант» компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International