Россиянең Юстиция министрлыгы беренче бәйсез экспертларга таныклыклар тапшырды

2009 елның 24 августы, дүшәмбе
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы бәйсез экспертларның беренче исемлеген бастырды. Алар яңа караш белән коррупциячел факторларны ачыклау максатыннан закон, боерык һәм инструкция проектларына бәя бирәчәкләр.
Бу вакыйганы мөһим дип санарга була: граждан җәмгыяте законнарда тәртип урнаштыруга рәсми рәвештә кушылды. Чөнки коррупция өчен нигез булып норматив актларда төгәлсезлек, ачыксызлык булу тора. Аларның күп булуы сатылучы түрәләр өчен яхшы.
Хәзер Юстиция министрлыгы бәйсез экспертларга ставка куярга ниятли. Граждан карашы проектны эшләүче түрәләр игътибар итмәүче яки игътибар итәргә теләмәүче факторларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Шәхси затлар, оешмалар тулаем бәйсез эксперт була алалар. Кандидатларга ике таләп куелган – югары белем һәм биш елдан ким булмаган стаж. Регистрация процедурасы турында һәм кирәкле адресларны  РФ Юстиция министрлыгының рәсми сайтында белергә була. Түрәләр кандидатны эксперт була алмый дип хәл иткән очракта, кире кагуны исбатларга туры киләчәк. Юк дип әйтергә мөмкин булган сәбәпләр төгәл әйтелде: кандидатның документларында җитешсезлекләр булу яки аның белеме һәм стажы җитәрлек дәрәҗәдә булмау.
Илдә иҗтимагый эксперт таныклыгын беренче булып Россиянең Юристлар ассоциациясенең өч төбәк бүлегенә бирделәр: Волгоград, Липецк һәм Тамбов. Таныклыкларны тапшырган юстиция министрының беренче урынбасары Александр Федоров иҗтимагый экспертларны җәлеп итү закон чыгару процессына ачыклык кертүдә беренче адым булып тора дип билгеләде. Хөкүмәт карары нигезендә норматив акт проекты аны әзерләүче оешма сайтында урнаштырылырга тиеш. Ә карала торган документның бу яки теге нигезләмәсе канәгатьләндермәгән эксперт үз вариантын тәкъдим итәргә тиеш.
Илдә беренче шәхси экспертларның берсе Башкортостан гражданы Анатолий Миронов булды. Ул – юридик фәннәр кандидаты. Шулай булгач, ул закон проектын һөнәри караш белән бәяли алачак. Юстиция министрлыгының федераль исемлегендә барлыгы 120 бәйсез эксперт.
Коррупциячелеккә бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча йомгак ясала. Аны проектны эшләүчеләр исәпкә алырга тиеш булалар. Аннан тыш, коррупциягә каршы экспертизаны Юстиция министрлыгы һәм Генераль прокуратура үткәрәчәк.
Төбәкләрдә дә үз кагыйдәләре барлыкка килә. Шулай ук җирле норматив актларда ак таплар күп. Шуңа күрә төбәк документлары проектын чит караш белән бәяләү яхшы булыр иде. Кайбер төбәкләрдә әлеге эшкә керештеләр инде. Мәсәлән, Амур өлкәсе Хөкүмәте норматив хокукый актларның коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү кагыйдәләрен хуплады. Беренчел экспертизаны үткәрү өлкә министрлыгы яки ведомствосы юристларына кушылды. Аның нәтиҗәләрен “Коррупциячел нигезләмәләр табылмады” формулировкасы булган виза белән рәсмиләштерү хәл ителде. Коррупциягә каршы экспертизаны үз акчалары исәбенә аерым гражданнар һәм граждан җәмгыяте институтлары да үткәрергә мөмкин.
 
2009 елның 20 августындагы 4979 (155) номерлы "Российская газета" – Неделя
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International