Россия правосудиесе күчмә булачак

2009 елның 25 августы, сишәмбе
Россия правосудиесе күчмә булачак: мантияле кешеләр утырышларны теләсә кайда үткәрергә мөмкинлек бирүче махсус "электрон чемоданнар" алачаклар.
Бу, шул исәптән, резонанс процессларны да иркен биналарда үткәрергә булышачак. Шау-шулы эш утырышларына барлык теләүчеләр дә керә алмавы сер түгел. Эш яшеренлектә түгел. Судьялар һәм радалар барысын да кертә алырлар иде, ләкин урыннар юк. "Российская газета" мәгълүматлары буенча, суд реформасына ярдәм итү проекты кысаларында судьялар эшчәнлеге өчен мобиль системалар эшләү карала. Программа Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы ярдәмендә финанслана.
Электрон системаларны аудио- һәм видеопротокол утырышлар алып барачак. Ә киләчәктә судьялар кирәк вакытта видео аркылы илнең видео-конференц-элемтәсе булган төрле ноктасы белән элемтәгә керә алачак. Аппаратура ярдәмендә судьялар башка шәһәрдәге шаһитне тыңлый һәм Тикшерү изоляторлары яки колониядә булган кешене сораштыра алачаклар. Бәлки, ул да эш буенча кайммәтле мәгълүмат бирә алыр, ләкин аны күчмә утырышка сакчы белән китерү куркыныч. Гади судларда видео элемтә яңалык түгел. Мобиль комплектларга килгәндә, алар әле проектта.
Мантияле кешеләр әле дә урыннарында утырмыйлар. Шулай булгач, мобиль комплекслар кладовкаларда тузанланып ятмаячак. Тулы утырышлар үткәрү мөмкинлеге артачак, ә охшаш системалар правосудиене ачык кына түгел, һәркем ала алырлык итәчәк.
Мәсәлән, илдә судлар халыктан ерак урыннар массасы. Андый урыннар Ерак Төньякта, Себердә һәм Ерак Көньчыгышта да бар. Ләкин кешеләргә туган авылларында дөреслек булу мөһим. Монда да күчмә утырышлар кирәк. Ә видео-конференц-элемтә һәм "электрон чемоданнар" урынлы булачак.
Хәзер иске формалар яңа эчтәлек алырга тиеш. Элек ачык процессларны пропаганда максаты белән оештыра торган булганнар. Сүз 30 еллардагы шау-шулы эшләр турында гына бармый. Совет вакытында гына түгел, хәзер дә кайбер вакытта профилактик максатлар белән дип атала торган күчмә судларны үткәрәләр. Мәсәлән, хәрби частьтә барлык солдатлар каршында азган “бабай”ны дисбат яки төрмәгә җибәрү өчен дедовщина турындагы эшне карарга мөмкиннәр. Ләкин экспертлар профилактик ысулга каршы чыгалар. Суд максаты – эшне объектив тикшерү. Армия «бабае» хаклы дип табылган очракта, нәрсә булачак? Казус килеп чыгачак. Акларга уңайсыз: аклау өчен җыелмадык. Төрмәгә утырту дөрес түгел – нинди правосудие инде бу? Шуңа күрә бүгенге көндә күчмә процесслар аның өчен кирәк түгел.
Ә правосудие сарайларында электрон системалар күптән яңалык булудан туктады. Хәзер күп кенә процесслар видео тасмага яздырыла, ә гражданнар өчен мәгълүмат киосклары урнаштырыла.
 
"Российская газета" – 2009 елның 20 августындагы 4978 (154) номерлы Үзәк чыгарылыш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International