Вакантлы вазыйфалар биләүгә крнкурс йомгаклары

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

2014 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:

Гобәйдуллина Елена Александровна, Татарстан Республикасы Әгерҗе суд районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы суд утырышы секретаре;

Медведева Ольга Михайловна, Татарстан Республикасы Зәй суд районы 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы суд утырышы секретаре;

Кужахмедова Светлана Ивановна, Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International