Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы

2014 елның 23 декабре, сишәмбе

2014 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы уздырылды.
Иҗтимагый совет рәисе Ә.Г.Гатауллин 2014 елда Совет эшенә йомгак ясады.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
29.04.2014 Татарстан Республикасы Президенты Аппараты тарафыннан уздырылган «Коррупциягә каршы көрәштә иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар роле» мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл резолюциясе;
«Татарстан Республикасы министрлыклары (ведомстволары) каршындагы иҗтимагый совет турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.11.2010 № 906 карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.09.2014 № 669 карары;
2015 елга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет эш планы буенча тәкъдимнәр.
Иҗтимагый совет составында күп еллар актив эшләгәне өчен Совет рәисе Ә.Г.Гатауллинга, шулай ук Иҗтимагый совет әгъзалары Т.В.Забегинага, К.Н.Пономоревка, Н.М.Прусска Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды.
Иҗтимагый совет утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы рәсми сайтының «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International