Электрон пенсия

2009 елның 25 августы, сишәмбе
Россиянең Пенсия фонды җитәкчелеге һәм Башкортостан хөкүмәте хезмәттәшлек һәм "Башкортостанның Социаль картасы "н кулланып мәгълүмати үзара бәйләнеш турындагы килешүгә кул куйды.
Илнең Пенсия фонды бөтен россия буенча таратырга планлаштыра торган яңалыкның асылы  - иминият пенсия таныклыгын эш принциплары буенча банк картасын хәтерләтә торган махсус социаль карталар белән алыштыру. Охшаш системалар берничә пилот төбәкләрдә, шул исәптән Башкортостанда да барлыкка китерелә.
Илнең барлык пенсионерларын һәм булачак пенсионерларын бердәм электрон челтәргә берләштерергә уйлыйлар.
Гражданнар өчен пенсия күләмен арттыру гына түгел, - диде интервьюда "РГ" корреспондентына Россиянең Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов. – Безнең максат – безнең хезмәтләрне алганда кешеләргә максималь уңайлы шартлар булдыру. Хәзер без Башкортостанда кертә торган система, иминиятләштерелгән заттан документларны кабул итү һәм рәсмиләштерү эшен берничә тапкыр тизләтәчәк. Һәр кеше терминалдан файдаланып барлык кирәкле мәгълүматны, фонд хезмәткәрләрен мәшәкатьләмичә, ала алачак. Махсус терминаллар барлык торак пунктларда да урнаштырылачак. Республикада үз программасы - " Башкортостанның Социаль картасы " инде ике ел гамәлдә булганга күрә, нәкъ шушы төбәк яңа технологияләрне кертүдә безнең тарафтан башлангыч буларак сайланылды.
Һәр төбәкнең үз хәле. Яңа технологияләрне беренче чиратта охшаш инструментлар чыныгу үткән төбәкләрдә кертәчәкләр – бу Ханты-Манси автоном округы, Мәскәү, Татарстан, Әстерхан.
- Әлеге системаны кертү Федерация субъектларының мәнфәгате булып тора, - дип билгеләде БР хөкүмәте премьер-министры Раиль Сарбаев. – Дөрес, әлегә барлык төбәк программалары аерымланып эшли: социаль карта, транспорт картасы, поликлиникалардагы карта. Яңа картада берничә мәгълүмат блогы каралачак. Шуңа күрә аны медицина, социаль иминиятләштерү хезмәтләрен алганда түләү һәм транспортлар чарасы буларак кулланырга мөмкин.
Бүгенге көндә кешеләр социаль учреждениеләргә мөрәҗәгать иткәндә чират тору проблемасы килеп туа. Документларны рәсмиләштергәндә күп белгечләр катнашуы коррупциячел факторга китерә. Социаль картаны кертү пенсияне рәсмиләштерү эшен 40-50 минутка кадәр кыскартачак. Аны фондның ике хезмәткәре генә дә башкара алачак: берсе мәгълүматны гомумфедераль электрон базага кертсә, ә икенчесе кирәкле барлык документларны - паспортны, хезмәт кенәгәсен, иминият таныклыгын сканер аркылы үткәрә.
Карта гражданның үз теләге буенча активлаштырылачак. Ул иске үрнәктәге иминият таныклыгыннан файдалануын дәвам итәргә дә мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International