2014 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә туры килү-килмәүгә атестация комиссиясе утырышы уздырылыды. .
Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Конкрет кешенең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү – аттестациянең төп максаты.
Аттестациягә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратыннан 7 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Комиссия карары белән аттестациягә кертелгән 7 дәүләт хезмәткәренең дә биләгән вазыйфасына туры килүе расланды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин һәм Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнашты.