Хәзер россия гражданы булу җиңелрәк

2009 елның 26 августы, чәршәмбе
Россия гражданлыгын алу җиңеләйде. РФ гражданлыгы мәсьәләләрен карау тәртибе турындагы Нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр 2009 елның 25 августындагы 157 номерлы "Российская газета" да бастырылып чыгарылган РФ Президентының 2009 елның 19 августындагы 950 номерлы Указы нигезендә кертелде.
Чит ил кешесенә РФ гражданлыгын алу өчен безнең илдә 5 ел дәвамында яшәү фактын исбатларга кирәк. Россиягә 2002 елның 1 июленә кадәр килечүләр һәм Россиядә яшәү өчен визалары булмаганнар өчен яшәү вакыты яшәү урыннары буенча теркәү көненнән алып исәпләп чыгарыла. Теркәү көне турындагы тамганы кайвакыт гражданның 1974 ел үрнәгендәге СССР паспортында куялар иде. Шуңа күрә әлеге паспорттагы мәгълүматларны гражданлык алу өчен куллана алмыйлар иде.
РФ Президентының 2009 елның 19 августындагы 950 номерлы Указы нигезендә яшәү вакыты гражданның 1974 ел үрнәгендәге, теркәү көне турындагы тамгасы булган СССР паспорты яки чит ил кешесенең шәхесен раслаучы документка бирелгән, бирү көне турындагы тамгасы булган шәһадәтнамә белән расланырга мөмкин.
Указ аның рәсми басылып чыккан көненнән алып үз көченә керә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International