Бурычлыларны балык тоту һәм аудан мәхрүм итәләр

2009 елның 27 августы, пәнҗешәмбе
Суд приставларының федераль хезмәте явызларча бурычларын түләмәүчеләрне акылга утыртуның тагын бер ысулын тапты. Россиядә бурычлының махсус хокукын чикләү, ягъни өстәмә рөхсәтләрне яки лицензияләрне таләп итүче эшчәнлекләр турындагы закон проекты эшләнде. Сүз машина, авиа һәм су транспортын йөртү хокуклары турында бара. Чикләүләр шулай ук ау һәм балык тоту өчен лицензияләр бирүгә дә таралырга мөмкин.
СПФХ россия бурычлылары өчен күңел ачулар исемлеген тагын да кыскартырга ниятли. Аерым алганда, аларны ау һәм балык тотуга җибәрмәү күздә тотыла. Дөресрәк итеп әйткәндә - аларга дәүләт лицензиясе буенча хайваннарны үтерергә ирек бирмәү.  
Бу турыда ведомство җитәкчелегендә хәбәр итәләр. Чаралар пакетын расласалар, бурычлылар чит илгә тыныч кына чыгу мөмкинлеге белән беррәттән аучылык һәм балык тоту хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Моннан тыш, аларга машина йөртүне тыярга мөмкиннәр.
СПФХ директоры урынбасары сүзләре буенча, баланы тәэмин итү алиментларыннан баш тартучы бурычлылар хоббилары өчен зур күләмдә акча түләүләре гадел түгел. Игнатьева әйтүенчә, охшаш чикләүләр тәҗрибәсе чит илдә күптән гамәлгә кертелгән.
СПФХ мәгълүматы буенча,  әзерләүдә Дәүләт Думасы депутатлары катнашкан тиешле закон проектын быел көз РФ Дәүләт Думасы каравына кертү планлаштырыла. “Явызларча бурычларын түләмәүчеләр”гә карата санкцияләрне бурычларының күләменә карамастан кулланачаклар. «1 мең сум яки миллион буламы – бу мөһим түгел” – диләр приставлар хезмәтендә.
Бурычлыларның чит илгә чыгу хокукларын чикләүне керткәннән соң алиментларны җыю бердән-бер артты һәм суд приставлары җыемнарының өчтән бер өлешен тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International