2014 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының яңа төзелгән Иннополис шәһәре гражданнарының беренче җыены уздырылыды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә «Иннополис шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы итеп Иванов Егор Александрович сайланды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тә катнашты.
Иннополис шәһәре гражданнары җыены тарафыннан «Иннополис шәһәре»муниципаль берәмлеген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы составына кертү, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары структурасын раслау һәм «Иннополис шәһәре»муниципаль берәмлеге Уставы проектын әзерләү турындагы мәсьәләләр каралды.