Куркынычсыз интернет

2009 елның 29 августы, шимбә
Сентябрьдә РФ Иҗтимагый палатасы әгъзалары интернет-берләшмә вәкилләре белән берлектә глобаль челтәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Җинаять һәм Җинаять-прцессуаль кодексларына үзгәрешләр эшләүне дәвам итәчәкләр. Бу турыда «Россия Федерациясендә куркынычсыз интернет елы» Оештыру комитеты утырышында ИП әгъзасы Ольга Костина хәбәр итте.
Оештыру комитетына Россиядә интернетны үстерү белән шөгелләнүче оешмаларның вәкилләре керә. Оештыру комитетының төп максаты булып челтәрдән законлы булмаган контентны, аерым алганда, үсеп килүче буын өчен зыян китерергә мөмкин булган балалар порнографиясе һәм башка мәгълүматны алу тора.
«Сентябрьдә төзәтмәләр өстендә эш дәвам ителәчәк», - диде О. Костина. Аның сүзләре буенча, охшаш эш инде үткәрелгән иде, берничә төзәтмә расланган иде. Ольга Костина әйткәнчә, ИП әгъзалары төзәтмәләрне эшләгәндә авырлыклар, аерым алганда, законлы булмаган контентны урнаштыру белән кызыксынучы затлар каршылыгы барлыкка килде. Костина билгеләвенчә, интернетта куркынычсызлыкны оештыру белән интернет-берләшмә үзе шөгелләнергә тиеш.
РФ ЭЭМ “К” профиль идарәсе башлыгы урынбасары Антон Кузнецов үз чыгышында интернет үсеп килүче буынны кертергә мөмкин булган куркынычсыз тирәлек булып тормый дип билгеләде. Кузнецов әйтүенчә, әлеге өлкәдә дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмаларның көчләрен консолидацияләү кирәк. «2009 елның беренче ярты еллыгында Россиядә телекоммуникация өлкәсендә 11 мең җинаять кылынган, аларның  60% интернет челтәре белән бәйле.», - диде Кузнецов һәм чагыштыру өчен үткән ел өчен бу сан 14 мең тәшкил итүен билгеләде.
Аның тәкрарлавынча, әлеге проблеманы көч куллану юлы белән хәл итеп булмаячак һәм ул “ниндидер нәтиҗәләр алу өчен көч һәм иҗтимагый органнарны берләштерергә” чакыра.
Куркынычсызлык интернетының милли үзәге мәгълүматлары буенча иң киң таралган хокук бозу булып балалар порнографиясен тарату тора. Шулай итеп, “кайнар линия” эшенең нәтиҗәләре буенча кулланучылардан килгән шикаятьләрнең яртысыннан артыгы балалар порнографиясенә һәм балигъ булмаганнарны сексуаль эксплуатацияләүгә кагылышлы иде.
ИП Матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 1 февральгә кадәр интернет-берләшмә катнашучылары контентның куркынычсызлыгын күтәрү буенча иҗтимагый килешү проектын эшләү планлаштырыла. Балалар хокукын яклау буенча законнарына төзәтмәләр өстендә эш дәвам итәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International