Мәгариф турындагы яңа закон проектын Дәүләт Думасына 2010 елның ахырында кертәчәкләр

2009 елның 1 сентябре, сишәмбе
«2010 елның ахырында Дәүләт Думасына “Мәгариф турында” яңа интеграцияле закон проекты кертеләчәк”,- дип хәбәр итте пресс-конференциядә Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы Григорий Балыхин.
Аның ачыклавынча, яңа закон хәзерге вакытта гамәлдә булган гомуми, югары һәм югары уку йортларыннан соңгы һөнәри белем турындагы аерым законнарны берләштерәчәк. «Хәзерге вакытта хөкүмәт каршында закон проектын эшләү буенча Ведомствоара комиссия барлыкка китерелде», - дип хәбәр итте Балыхин.
Дума комитеты башлыгы әйтүенчә, яңа закон проекты белән РФ Хезмәт, Граждан һәм Бюджет кодексларындагы каршылыкларны юк итәчәкләр. “Закон проекты белемнең россия системасын үстерү белән бәйле рәвештә эшләнде”,- дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
 
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International