Бөгелмәдә узган бәйрәм чараларында

2009 елның 1 сентябре, сишәмбе
Республика көнен һәм Белем көнен бәйрәм иткән көннәрдә ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Бөгелмә шәһәрендә әлеге вакыйгаларга багышланган бәйрәм чараларында катнашты. 29 августта юстиция министры М.М.Корманов Бөгелмәдә булды. Мидхәт Мәзгут улы ТР Хөкүмәте һәм ТР Юстиция министрлыгы исеменнән хезмәт коллективларын, шулай ук шәһәр һәм район халкын дәүләт көне-Татарстан Республикасы көне уңаеннан кайнар котлады. Ул үз чыгышында билгеләгәнчә, әлеге бәйрәм үз көчләре һәм энергияләре белән республикабызны иркен һәм бай итәргә тырышучы республика халкы бәйрәме. Шулай ук, ул аларга Татарстан файдасына көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Белем көнендә-1 сентябрьдә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров шулай ук  Бөгелмә шәһәрендә әлеге бәйрәмгә багышланган чараларда катнашты. Бөгелмә шәһәренең 2 лицее һәм 6 мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашу узды. Очрашу барышында Сергей Николаевич ТР Хөкүмәте һәм ТР Юстиция министрлыгы исеменнән  барлык укучыларны, ата-аналарын һәм укытучыларны уку елы башлану һәм Белем көне уңаеннан котлады.
С.Н.Столяров үз котлавында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районының барлык мәгариф хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, профессиональлекләре, эшләренә тугрылыклы булганнары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде, шулай ук барлык укучылар һәм студентларга, укытучылар һәм ата-аналарга сәламәтлек, уңышлар теләде.
Ул республикада “Мәгариф” милли проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның барышында 259 мәктәпкә ярдәм күрсәтелде, урта белем бирү учреждениеләренә 905 заманча уку җиһазы куелды, 9 меңнән артык авыл укучысы өчен 212 мәктәп автобусы булдырылды һ.б.
С.Н.Столяров администрация һәм ТР Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән ике белем бирү учреждениесе коллективына бүләкләр бирде.  
Бәйрәм чараларында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Н.Г.Мәһдиев катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International