ЮХИДИ хезмәткәрләренең төрле юл хәлләрендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында ЭЭМ яңа административ регламенты

2009 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Агымдагы елның 1 сентябреннән ЭЭМ яңа Регламенты үз көченә керде ("Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге таләпләрне үтәүләрен контрольдә тоту һәм күзәтү буенча дәүләт функциясен башкаруның Административ регламентын раслау турында” 2009 елның 2 мартындагы 185 номерлы Боерык. Анда Дәүләт авто инспекциясе хезмәткәрләренең төрле хәлләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре язылган.
Документта Дәүләт авто инспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар белән үзара мөнәсәбәтләре (инспектор ничек үзен таныштырырга тиеш һәм ничек итеп йөртүче аның хокуксыз гамәлләре өчен ризасызлыгын белдерә ала (шикаять белдерүнең судка кадәрге һәм суд тәртибе)), шулай ук машинаны туктату һәм документларны тикшерү өчен үткәрергә мөмкин нигезләмәләр, административ хокук бозулар турындагы протоколны төзү нигезләмәләре, транспорт чарасын йөртүне тыю, машина йөртү таныклыгын алу нигезләмәләре һ.б. күрсәтелә.  
Моннан тыш, Регламент транспорт чараларын туктату өчен юридик нигезләмәләр исемлеген үз эченә ала, тикшерү һәм карау төшенчәләре һәм аларның бер-берсеннән аерымлыклары аңлатыла.
Документта инспекторның дәүләт түрәләренә һәм башка вазыйфаи затларга карата мөнәсәбәтләре тәртибе дә язылган. Документ нигезендә «билгеле дәүләт функцияләрен башкаручы вазыйфаи затларга түбәндәгеләр керә:
РФ Президенты вазыйфасына теркәлгән кандидат;
Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары;
РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары депутатлары 126);
җирле үзидарә органнарына депутат буларак теркәлгән кандидат;
Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча Вәкаләтле зат;
сайлау комиссиясе, референдум комиссиясе әгъзалары ;
судьялар;
Россия Федерациясе прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты прокурорлары һәм тикшерүчеләре ».
 
 www.legis.ru материаллары буенча ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International