Яңа вазыйфа - РФ Президенты каршында бала хокуклары буенча Вәкаләтле зат вазыйфасы булдырылды

2009 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Дмитрий Медведев «РФ Президенты каршында бала хокуклары буенча Вәкаләтле зат турында» Указга кул куйды. РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына бала хокуклары буенча Вәкаләтле зат вазыйфасын булдыру тәкъдим ителде.
Тапшырылган бурычларны үтәү өчен Вәкаләтле затка берничә хокук бирелә:
дәүләт хакимиятенең федераль органнарыннан кирәкле мәгълүматларны һәм материалларны сорау һәм алу;
дәүләт хакимиятенең федераль органнарына чикләүләрсез керү; башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм вазыйфаи затларның эшчәнлекләрен шәхсән үзе яки вәкаләтле органнар белән бергә тикшерү;
баланың бозылган хокукларын һәм мәнфәгатьләрен торгызуның мөмкин булган һәм кирәкле чаралары тәкъдимнәрен үз эченә алган мөрәҗәгатьләрне башкарма хакимиятнең федераль органнарына юнәлдерү хокукы.
Вәкаләтле зат эшчәнлеген тәэмин итү, РФ Иҗтимагый палатасының РФ Президентына мөрәҗәгатен игътибарга алып, РФ Иҗтимагый палатасы аппаратына тапшырыла.
Президент каршында бала хокуклары буенча Вәкаләтле зат вазыйфасына Алексей Головань билгеләнде. Тиешле указга дәүләт башлыгы тарафыннан кул куелды. Алексей Головань белән очрашуда Президент аны билгеләнү уңаеннан котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International