Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышында

2009 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе
2009 елның 2 сентябрендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эксперт советы утырышы узды. Анда 3 федераль закон проекты каралды: “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарының гомуми принциплары турында” Федераль законның 3 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “ Гражданнар хәле актлары турында” Федераль законның 15 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясе субъектларының халыкара һәм тышкы икътисад элемтәләрен координацияләү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”; берничә республика законы проекты тикшерелде: “Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында социаль сәясәт турында”, “Транспорт салымы турында” Татарстан Республикасы законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына бирү турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында”.
Эксперт советы карары нигезендә 3 федераль закон проекты һәм “Транспорт салымы турында” Татарстан Республикасы законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына бирү турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектлары хупланды.
“Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты ТР Президенты аппараты белән килештерү өчен кире кайтарылды.
“Татарстан Республикасында социаль сәясәт турында” Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе шелтәләрен һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдимнәрен исәпкә алып Эксперт советы карамагына кабат кертү өчен эшләп бетерүгә җибәрелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International